Быел күлләрдә кар күп һәм боз бик калын. Сулыкларда яшәүчеләрнең тормышын исә кешеләр җиңеләйтә ала. Алар бәкеләр тишәләр. Бу балыкларга кышкы томалану куркынычы булган чорда запас сакларга мөмкинлек бирә.
Чираттагы шундый “Балык булсын!” (Рыбе – быть!)” экологик акциясе Спас районында Куйбышев сусаклагычы территориясендә узды. “Без, бозга чыгып, барлык кагыйдәләргә туры китереп, бензоборау ярдәмендә 150 бәке борауладык. Бу эш артык күп вакытны да алмый, әмма бик мөһим. Бөядәге балыклар – экологик балансны саклауның гадәти һәм кирәкле өлеше. Җәен исә кешеләр рәхәтләнеп яр буенда кармак салып утырыр, – ди “Спасс” заказнигы белгече Любовь Мурзак.
Акция башланганнан алып, район сулыкларында 250 бәке борауланган. Су фаунасын саклауга һәркем үз өлешен кертә ала.