Кыш ахырында һәм яз башында урман хайваннары витаминнар җитмәүне капларга тырышалар. Ә кар катламының калынлыгын һәм урманнарның үтә алмаслыгын исәпкә алсак, бу бик җиңел эш түгел.
Һәрбер хайван өчен тоз балансы табигатьтә исән калуның нигезе булып тора. Нәкъ менә ул хайваннарга җитәрлек күләмдә минераллар алырга мөмкинлек бирә, шулай ук хайваннарда йон кою, мөгезләр үсү, эмбрионнар үсеше, имезү, организмның тоз һәм су балансы кебек физиологик процессларын тиешле дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә. Хайваннар тозга тилмермәсен өчен, көн саен егерьләр һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлекләре хезмәткәрләре тозлыкларны тикшереп тора.
Ризык салынган мәйданчыкларга урман хайваннары, кошлар бик яратып йөри. Анда гадәттәгечә печән һәм тоз куелган, азык миллекләре эленгән. Чираттагы килүдә белгечләр Баулы районының тукландыру мәйданчыкларына 250 кг печән, 50 кг тоз, 200 кг бодай һәм 200 кг арпа салдылар.
Тозлыклардан тыш, аучылык инспекторлары кар машиналары ярдәмендә сукмаклар салалар, бу аеруча карлы кышларда тояклыларга хәрәкәт итүне җиңеләйтә.