Елгалар көне: Татарстан суларында нәрсәләр яши?

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Халыкара Елгалар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты анда яшәүчеләрнең кайберләре турында кызыклы фактлар белән танышырга тәкъдим итә.

  1. Кама елгаларда яшәүне кулай күрә. Елның җылы вакытында камалар даими яшәү урынын сайлыйлар. Кыш көне исә алар көненә 20 шәр километр юл үтә ала. Аларны ачлык хәрәкәт иттерә.
  2. Олы күлбуганың авырлыгы 2 килограммга якын булырга мөмкин. Кошның үгез ыңгырашуын хәтерләткән тавышы да шундый ук көчле. Мондый тавышны күлбуганың  үзеннән 3-4 километр ераклыкта да ишетергә мөмкин. Кошның оя кору урынын сайлавы да, оясын төзү манерасы да сәер. Кош оясын шыксыз гына итеп ясый: ул ничек кирәк шулай чәчеп ташланган үлән өеме сыман.
  3. Кондыз. Республика территориясендә Европа кондызы яши. Бөтен җирдә таралган. Кондызларның эшчәнлеге нәтиҗәсе елга экосистемасын нык үзгәртә, бу биологик төрлелекнең артуына китерә. Ә кайбер очракларда кимерүчеләр төзегәннән соң барлыкка килгән сулы плотиналар һәм иңкүлекләр бик файдалы. Алар корылыктан килә торган зыянны киметәләр. Кышны алар җылы өннәрдә үткәрәләр, бер-берсен җылыталар һәм кайчак келәтләренә чыккалыйлар.

Безнең елгаларны һәм анда яшәүчеләрне киләчәк буыннар өчен саклау – илнең һәр кешесе өчен мөһим бурыч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International