Татарстанда кыргый хайваннарны исәпкә алу тәмамланды

2024 елның 15 марты, җомга

Республикада хайваннарны кышкы исәпкә алу тәмамланды. 2 ай эчендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм аучылык хуҗалыклары  белгечләре, егерьләр, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар 14 мең километрдан артык юл үтте. Исәпкә алу өч этапта узды: исәп маршрутларын планлаштыру, аларда кыр эшләре, хайваннар һәм кошларның ау ресурсларын исәпләү.

Мониторинг үткәрү өчен, белгечләр үзләре белән навигатор алдылар, ул булган урынны, вакытны һәм юлдагы тизлекне күрсәтә; шулай ук планшет, маршрутның кәгазьгә басылган схемасын да алдылар, анда исә карандаш белән кайда, нәрсә һәм кайсы юнәлештә йөргәнен билгеләделәр.

Алынган мәгълүматлар аучылык ресурсларының торышын бәяләргә һәм, кирәк булганда, республика фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Исәпләү нәтиҗәләре мәгълүмат эшкәртелгәннән соң билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International