«Зөя» заказнигы берничә сәгатькә ачык һавада танып белү мәйданчыгына әверелде – биредә Казанның «Золотые бусины» монтессори-мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәрелде.
Сәяхәт барышында балалар сулыкларда балыкларның ничек контрольдә тотылуын һәм тулылануын белделәр, шулай ук сыерчык ояларын төзекләндерү буенча мастер-класста катнаштылар.
«Алар бик күп кызыксындылар һәм без барык сорауларына да җавап бирергә тырыштык. Аларны заказникның табигате турында сөйләү бик дәртләндерде. Моннан тыш, сәяхәт өчен һава торышы да бик матур иде. Ә карда кыр кәҗәсе, куян яки төлке эзләрен күрергә мөмкин булды. Аларның яшәү шартлары да өйрәнелде», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Югары Ослан районындагы районара бүлеге җитәкчесе Александр Макаров.
Табигатькә сакчыл караш турында сөйләшүләр бик җылы һәм күңелле үтте.
«Сәяхәттән алган тәэсирләр бик яхшы. Табигать һәм белгечләр белән мондый якын элемтә туган якның матурлыгын һәм төрлелеген күрергә, табигатьне саклауда үзебезнең дә катнашуыбызны тоярга ярдәм итәчәк», – дип фикер уртаклашалар мәктәп укучылары.