Язны каршы алалар: марал фермасында әткә хайваннар “таҗларын" сала башлыйлар, ә аналары гаиләдә тулылану көтәләр

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Март ахыры – апрель башы – затлы боланнарның традицион рәвештә зур мөгезләрен ташлый башлаган вакыт.

Һәрвакыт беренче тапкыр сыман. Башта адар кыенсынып кына йөриләр, әмма бик тиз ияләнәләр, чөнки шундый авырлыктан арынуга барысы да шат. Мөгезләрен ташлау хайванга кыргый табигать кочагында иркенрәк хәрәкәт итәргә һәм яшәү өчен мөһим.

Бу хәл алар өчен яңа теш чыккан кебек. Моның куркынычы да, түзә алмаслык авырлыгы да юк. Яңа мөгезләре июль аенда үсәчәк, моңа кадәргесе кебек үк мәһабәт булачак.

Әнкә хайваннарга килгәндә исә, алар иң мөһим вакыйгага – болан бозаулары тууга әзерләнәр. Без аларны туганнан соң бер айдан күрә һәм күзәтә алачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International