Мәктәптә үк һөнәри юнәлеш бирү: Питрәч районы мәктәбен тәмамлаучылар табигатьне саклау һөнәрләренең нечкәлекләре белән таныштылар

2024 елның 12 апреле, җомга

Һөнәри юнәлеш бирүнең төп алымнарының берсе – белем бирү учреждениеләрендә үсеп килүче буын белән эшләү. Балаларга һөнәр дөньясының киңлекләрен аңларга тармак белгечләре белән очрашулар ярдәм итә. Шундый очрашуларның берсе Питрәч районының Кулай урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучылар өчен оештырылды.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Питрәч районындагы районара бүлеге башлыгы Вячеслав Кузнецов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Шәһәр яны урманчылыгы дәүләт урман инспекторлары Гүзәл Сабирова һәм Айрат Бикчәнтәев укучыларга кеше тормышында флора һәм фаунаның роле турында сөйләделәр, биологик ресурсларны рациональ һәм рациональ булмаган куллану мисалларын күрсәттеләр, балаларны «Аеруча саклана торган территорияләр, Бөтендөнья мирасы һәйкәлләре» картасы белән таныштырдылар.  Очрашу ахырында кызыксынучы укучылар табигать саклау һөнәрләре буенча укырга керү турында сораштылар һәм яшь белгечләр юлында очрый торган проблемалар хакында кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International