ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты табигатьтә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы турында искә төшерә

2024 елның 19 апреле, җомга

22 апрельдән 12 майга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 05 апрелендәге 233 номерлы карары нигезендә республикада янгынга каршы махсус режим урнаштырылды

Бу вакытта урманнарда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру тыела. Махсус янмый торган савытларда һәм башкаларда ризык әзерләү өчен ачык ут кулланырга ярамый.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты янгынга каршы куркынычсызлык чараларын үтәргә, шул исәптән, янгын чыганаклары ачыкланганда, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә хәбәр итәргә чакыра. Урманда янгын ачыкланган очракта, ашыгыч оператив хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – 01, 112 гә шалтыратырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International