ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары «Җиңү диктанты»нда катнашты

2024 елның 26 апреле, җомга

Бүген бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» – Халыкара тарихи диктант языла. Казанның Авиатөзелеш районының 33 нче гимназиясендә узган акциядә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Радик Мотахаров катнашты.

«Бу көннәрдә акция бигрәк тә актуаль. Бүген илебезнең, каһарманнарның Икенче бөтендөнья сугышы елларындагы батырлыкларын киметергә тырышалар. Фактлар һәм тарихи хакыйкать бозып күрсәтелә. Нәкъ менә «Җиңү диктанты» кебек чарада катнашу тарихны яхшырак белергә ярдәм итә, димәк, сугыш елларында булган батырлыклар, геройлар, куркыныч вакыйгалар турында хәтерне сакларга ярдәм итә», – ди ул.

«Җиңү диктанты» «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында оештырыла. Аның төп максаты – сугыш еллары, фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турында истәлекне саклау. Тарихи хакыйкатьнең какшамаслыгын яклау, Бөек Ватан сугышы турында тулы һәм тирән белемнәр формалаштыруга, шулай ук совет халкының фашист Германиясен җиңүенең әһәмиятен күрстергә ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International