Иделдә балыкларга 4400 оя куелды: Татарстанда «Балык – Булсын! (Рыбе – Быть!)» операциясе башланып китте

2024 елның 4 мае, шимбә

Республикада «Балык – Булсын! (Рыбе – Быть!)» табигатьне саклау чаралары комплексы башланып китте. Акция кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре су биологик ресурслары популяциясен арттыру өчен ясалма уылдык оялары урнаштыралар.

Табигатьне саклау буенча беренче чара Спас районы Спас дәүләт табигать заказнигы территориясендә узды. Акциядә «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге» ДБУ белгечләре, «Подгорнов» ШЭ балыкчылары һәм «Главрыбвод» Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең баш ихтиологы катнашты.

Иделнең сай сулыкларында балыкларга 4400 ясалма оя урнаштырылды. Йөә торган ясалма уылдык чәчү урыннары тотрыксыз су шартларында балык популяциясен коткара һәм тирән суларда куе су асты куаклыклары барлыкка китерә, балыклар шунда уылдык чәчәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International