Шәхси мисалда: Яшь Яңа Чишмәлеләр кыр кәҗәләре, пошилар һәм куяннар өчен витаминлы күчтәнәч әзерләгәннәр

2024 елның 17 мае, җомга

Яңа Чишмә районы урманнарында яшәүче кыр кәҗәләре, пошилар һәм куяннар өчен күчтәнәчне «Ландыш» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең гаиләләре әзерләде. Алар 3 капчык кипкән икмәк һәм 50 килограмм минераль тоз әзерләгәннәр.

«Бүген без тәрбиячеләр белән бергә тәм-томнарны тукландыру мәйданчыкларына тараттык. Алар хайваннарга аеруча кышкы сезоннан соң һәм нәсел үрчеткән чорда кирәк», – ди Биоресурслар буенча дәүләт комитетының ТР Яңа Чишмә районындагы районара бүлеге башлыгы Вячеслав Ведякин.

Мондый акцияләр үсеп килүче буын өчен бик мөһим. Балалар һәм ата-аналар педагогларның әлеге башлангычына теләп кушылдылар. Бәлки хайваннарга ярдәм итү теләге белән алар башкаларны да игелекле эшләргә рухландырыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International