Маралларда чыгарылыш: Җитлекккән затлы боланнарны табигый яшәү шартларына җибәргәннәр

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Үскән җиде марал табигый мохиткә чыгарылган. Алар туганнан алып питомникта тотылган. Хәзер аларга үзбашка тормыш башларга туры киләчәк.

Табигый тирәлеккә чыгуга әзерлек — ирек сөюче хайваннар өчен стресс. Аларны табигатькә җибәрү урынына махсус читлекләрдә алып баралар. Барысы да билгесезлеккә чабарга әзер дә түгел, кайсыларындыр этеп җибәрергә дә туры килә. Бу чыгарылышта ата мараллар күбрәк, чөнки алар яңа территорияләрне кыюрак үзләштерәләр.

Әлеге эш Татарстан Республикасы Рәисенең затлы болан популяциясен торгызу буенча программасы кысаларында оештырыла. Киләчәктә тагын 15 баш маралны иреккә җибәрү планлаштырыла. Алар Татарстан урманнарында затлы боланнар санын тагын да арттырырга ярдәм итәрләр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International