Кыргый пошилар шәһәр урамнарында ешрак күренә башлады. Беренче чиратта, бу шәһәр территорияләренең киңәюе һәм хайваннарның миграция юлларын кисеп узучы автомобиль магистральләренең күп булуы белән бәйле. Инстинктка ияреп идарә итүче поши, урманның бер өлешеннән икенчесенә күчкәндә, куркынычны күрми һәм, үзе дә сизмәстән, кеше торакларына якынлаша.
Шәһәр чикләрендә еш кына бер яшьлек хайваннарны очратырга мөмкин. Бер яшькә кадәр әнисе белән яшәгән кызыксынучан яшь хайван шәһәр тирәлегенә эләгеп адаша. Шуңа бәйле рәвештә татарстанлыларга кыргый хайваннар белән очрашканда үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеген искәртәбез.
1. Әгәр дә Сез кыргый хайванны очратсагыз, аны ашатмаска һәм аның янына килмәскә кирәк.
2. Хайванны күргәч, тыныч кына, кискен хәрәкәтләрсез, нинди дә булса куркынычсыз урынга китәргә кирәк. Бу койма, подъезд, йорт булырга мөмкин. Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә хәбәр итәргә.
3. Хайванны котыртмаска – аңа кычкырмаска яки агрессивлык кылмаска кирәк. Бу зыян гына китерергә мөмкин. Мондый очракларда хайван куркып, читкә китү мөмкинлеген эзли башлый, бу исә көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә. (ул шәһәр эченә кача, автотранспорт астына, чокырларга һәм коеларга эләгә, нәтиҗәдә җәрәхәтләр ала, алар еш кына хайванны һәлакәткә китерә).