Татарстанда сулыкларны браконьерларның балык тоту коралларыннан чистарту буенча эш дәвам итә

2024 елның 4 июне, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан республика сулыкларын браконьерларның ятьмәләреннән чистарту эше дәвам итә. Рейд чаралары браконьерлыкка каршы көрәшкә генә юнәлдерелми, ә республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итә.

Мәсәлән, «Уылдык» операциясе кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Нурлат районы хезмәткәрләре тарафыннан Зур Чирмешән елгасында 32 ятьмә һәм 11 кысла аулагыч табылды һәм сулыктан алынды.

Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International