Чистай районында Прость елгасы ярын чистарттылар

2024 елның 7 июне, җомга

Чистай районында Прость елгасы буенда табигатьне саклау акциясе узды.«Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре оештырган чарада Беренчелә хәрәкәте активистлары һәм Казан инновацион университеты филиалы студентлары катнашты.

«Монда күңелләренә Прость елгасы якын булганнар, аны чиста һәм тәртипле итеп күрергә теләүчеләр җыелган. Безнең су артерияләребез кеше тарафыннан пычранмасын, ә халык табигатькә хөрмәт һәм саклык белән карарга кирәклеген аңласын иде», – ди заказник белгече Регина Биктаһирова.

Акциядә катнашучылар, бергәләп чүп-чарны җыеп, территорияне тәртипкә китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International