Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Чистай районында Сабантуй милли бәйрәмендә катнашты, шәһәр халкын һәм кунакларны Республика Рәисе исеменнән бәйрәм белән котлады.
«Сабантуй – татарстанлыларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Район җитәкчелегенә милли-мәдәни чараларга ярдәмнәре, хуплаулары өчен рәхмәт белдерәм», – диде ул.
Сабантуй мәйданчыгында теләгән һәркем капчык киеп йөгерү, аркан тарту, башка бик күп төрле ярышларда катнаша алды.
Чара авыл хезмәтчәннәренә муниципаль һәм республика бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.