Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Яр Чаллыда торак комплексы коймасына кысылып калган кыр кәҗәсен иреккә чыгарды

2024 елның 9 июне, якшәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Тукай районындагы районара бүлеге хезмәткәрләренә ваемсыз булмаган шәһәр халкы ярдәм сорап шалтыратты. Алар хайванның бер торак комплексының металл койма арасына кысылып калуы турында хәбәр итте.

Тикшерү вакытында аның куркып калуы ачыклана. Кыр кәҗәсен ветеринария табибы тикшерә, яраларын эшкәртә. Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Кыр кәҗәсе яңа яшәү урынын Тукай районы урманнарының берсендә табигый яшәү шартларында тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International