«Ата-ана кайгыртуы»: Ысылдавык аккошлар балаларын мөстәкыйль тормышка өйрәтәләр

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Мөслим районындагы буада яшәүче бер пар ысылдавык аккош әти-әни булганнар. Аларның сигез баласы туа. Ата-ана кайгыртуы яшь аккошларның исән калуы өчен бик мөһим. Алар балаларын йөзәргә, суга чумарга һәм ризык табарга өйрәтәләр. Хәзер балалар үсә һәм көч җыя. Алар инде суда үзләре генә калырга тырышалар.

Күлдә беренче булып әткә аккош һәм әнкә аккош йөзә, ә алар арасында – балалары. Өстәвенә, олыларның берсе маршруттан тайпылды исә, барысы да шунда ук аның артыннан китә.

Ярты елдан яшь аккошлар тулысынча каурый белән каплана. Ә бер елдан соң инде тышкы яктан әти-әниләреннән бернәрсә белән дә аерылып тормаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International