30 июль көнне 14.00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында 2024 – 2025 елгы ау чорында аучылык биләмәләрендә аучылык ресурсларын (поши, себер кыр кәҗәсе һәм бурсык) тотуга рөхсәтләр бүлү (алга таба – жирәбә салу) булачак.
Жирәбәдә аулау хокукына ия булган гражданнар катнаша ала.
Жирәбәдә катнашу өчен https://lotterygkbr.tatar.ru/ сылтамасы аша гариза бирергә кирәк.
Гаризалар бирү вакыты – 2024 елның 14 июненнән 2024 елның 26 июненә кадәр.
Гаризада түбәндәге белешмәләрне күрсәтергә кирәк булачак:
1) аучының фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), яшәү урынының тулы адресы (торган урын һәм чынбарлыкта яшәү урыны) һәм элемтә өчен телефон, аучылык билеты турында белешмәләр (сериясе, номеры һәм бирү датасы);
2) аучылык ресурсының төре;
3) аучы аның территориясендә аучылык ресурсларын тотуга рөхсәт алуга дәгъва итә торган, чикләрендә гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләре урнашкан бер муниципаль берәмлекнең исеме;
4) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.
Гариза биргәндә хаталар килеп чыккан очракта (843) 211-70-78 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Жирәбәдә катнаштырудан баш тарту нигезләре:
1. Комитет боерыгы белән билгеләнгән вакытлардан тыш гаризалар бирү;
2. гаризада тутыру өчен мәҗбүри булган мәгълүматларның булмавы;
3. тапшырылган документларда дөрес булмаган мәгълүмат булу;
4. аучылык ресурсының бер төренә бердән артык муниципаль берәмлек күрсәтелгән гариза;
5. аучының аучылык ресурсының һәр төре буенча төрле муниципаль берәмлекләргә бердән артык гариза бирүе.
Җирәбә салу түбәндәге аучылык ресурсларына карата үткәреләчәк:
Поши: |
Әгерҗе районы – 8 баш Азнакай районы – 5 баш Алексеевск районы – 1 баш Әлки районы – 5 баш Әлмәт районы – 4 баш Баулы районы – 3 баш Лениногорск районы – 4 баш Мамадыш районы – 2 баш Менделеевск районы – 2 баш Түбән Кама районы – 6 баш Яңа Чишмә районы – 4 баш Нурлат районы – 6 баш Балык Бистәсе районы – 1 баш Спас районы – 2 баш Чистай районы – 1 баш
|
Кыр кәҗәсе: |
Азнакай районы – 15 баш Алексеевск районы – 15 баш Әлки районы – 13 баш Әлмәт районы – 6 баш Баулы районы – 15 баш Бөгелмә районы – 8 баш Чүпрәле районы – 3 баш Алабуга районы – 2 баш Лениногорск районы – 3 баш Түбән Кама районы – 4 баш Яңа Чишмә районы – 10 баш Нурлат районы – 12 баш Сарман районы – 12 баш Спас районы – 12 баш Тукай районы – 3 баш Чирмешән районы – 1 баш Чистай районы – 4 баш Ютазы районы – 8 баш
|
Бурсык: |
Әгерҗе районы – 3 баш Азнакай районы – 3 баш Алексеевск районы – 1 баш Баулы районы – 3 баш Лениногорск районы – 3 баш Мөслим районы – 1 баш Яңа Чишмә районы – 1 баш Нурлат районы – 3 баш Балык Бистәсе районы – 1 баш Сарман районы – 1 баш Спас районы – 1 баш Чирмешән районы – 1 баш
|