Татарстанның ике районында пошиларны бәрдергәннәр

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә республика юлларында ике юл-транспорт һәлакәте булды. М7 трассасында Зеленодольск районының Новониколаевский бистәсе янында бер машина йөртүче йөк автомобилендә поши бәрдергән. Машина йөртүче вакыйга урыныннан качып киткән. Йөк машинасын эзләү бара. Икенчесе – төнлә Балык Бистәсе районында, шофер шулай ук йөк автомобилендә пошины бәрдерә. Хайваннар алган җәрәхәтләрдән үлгән. Автомобиль шактый зыян күргән.

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизлек режимын үтәргә, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннарның күченү мөмкинлеге булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне күз уңыннан ычкындырмаска чакыра. Тыюлыклар, заказниклар янында яки урманнарда кыргый хайваннарның күченү ихтималы зур булган өлешләрдә аеруча игътибарлы булырга һәм, бәрдермәс өчен, тизлекне киметергә кирәк. Әгәр сез үзегез бәрдергән яки юлда яраланган яисә үлгән кыргый хайванны тапкансыз икән, кичекмәстән бу хакта 112 шыгыч хезмәт телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International