Биектау һәм Алабуга районнары трассаларында ике кабан һәм кыр кәҗәсен бәрдергәннәр

2024 елның 21 июне, җомга

Татарстанда кыргый хайваннар белән булган юл-транспорт һәлакәтләре ешайды. Һәлакәтләр Биектау районының Коркачык авылы янында һәм Алабуга районында М7 трассасының 983 км ында була. Нәтиҗәдә 2 кабан һәм кыр кәҗәсе һәлак була. Машиналар җитди зыян күргән.

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизлек режимын үтәргә, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннарның юлга килеп чыгу мөмкинлеге булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне күз уңыннан ычкындырмаска һәм тәүлекнең якты вакытында йөрергә тырышырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International