ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты дала сөркәләре санын исәпкә алуның тәмамлануы турында хәбәр итә. Сөркәләр, бер-берсе турында кайгыртып, колонияләр булып яшиләр. Биек үлән һәм куаклыклардан читтәрәк, ачык урыннарда яшәүне хуп күрәләр. Куркыныч якынлашкан очракта, байбак үз гаиләсен кычкырып кисәтә. Бу тавыш сызгыруга охшаш. Әгәр яшәгән урынына (сөркә өненә) якын килсәң, ул кычкыра һәм өненә кача. Аның үрнәгенә башка сөркәләр да иярә. Сөркәләрнең балачагы шактый озын: 50 көн дәвамында сабыйлар сөт белән тукланалар. Олылары кечеләрен яклыйлар.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан байбакларны уңышлы үрчетү һәм аларның санын арттыру өчен шартлар тудыру буенча чаралар күрелә. Гаиләләрнең хәзерге хәле канәгатьләнерлек. Аларның төп яшәү тирәлеге – республиканың көньяк-көнчыгышы. Сөркәләрнең иң зур колонияләре Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Баулы районнарында урнашкан. Шулай ук Буа районында «Яңа Тинчәле сөркә колониясе» һәм «Үтинкә сөркә (байбак) колониясе» кебек төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләрендә аларның тарихи колонияләре бар.