ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җирәбәдә катнашуга гаризалар эшкәртүне тәмамлады

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2024 – 2025 елларда гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтләрне бүлү буенча җирәбәдә катнашу өчен килгән гаризаларны эшкәртү тәмамлануы турында хәбәр итә.

14-26 июньдә барлыгы 9 963 гариза тапшырылган.

Тапшырылган гаризалар реестры белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Сораулар туганда, (843) 211-70-78 телефонына шалтыратып, Хайваннар дөньясы мониторингы бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International