Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, шулай ук дәүләт һәм федераль автомобиль юллары идарәләре вәкилләре белән уртак киңәшмә узды.
Очрашу барышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү буенча профилактик чаралар турында фикер алыштылар.
Әйтик, Татарстан юлларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатларында түбәндәге чаралар күрелә: «Кыргый хайван» автомобиль юллары билгеләре куела, автомобиль аварияләре концентрациясе турында мәгълүмат даими нигездә федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәк автомобиль юллары идарәсенә һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә җибәрелә.
Моннан тыш, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә автомобиль трассаларында кыргый хайваннар өчен акустик куркыткычлар кертү һәм урнаштыру мәсьәләсен тикшерә, «Яр Чаллы-Казан» автоюлында техник комплекс сынала, шулай ук радиостанцияләрдә автосөючеләргә республика юлларында булган юл-транспорт һәлакәтләре турында оператив рәвештә хәбәр ителә.