Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Рәисенең Балыкчы көне уңаеннан котлавы

2024 елның 14 июле, якшәмбе

Бу бәйрәмне балыкчылык хуҗалыгы һәм балыкчылык сәнәгате тармакларына турыдан-туры катнашы булган барлык кешеләр – предприятиеләр һәм балык саклау хезмәтләре хезмәткәрләре, галимнәр һәм күп санлы һәвәскәр балыкчылар җәмгыяте билгеләп үтә.

Балык тоту төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен үзенә җәлеп итә. Һәм бары кайберләре өчен генә ул хобби гына түгел, ә гомерлек эшкә әверелә. Сезнең фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз аркасында республикада ел саен су биологик ресурслары запаслары арта.

Хөрмәтле балыкчылар, балыкчылык хуҗалыгы һәм балыкчылык сәнәгате тармагы вәкилләре һәм ветераннары, Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм балык тотуда уңышлар телим!

 

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Рәисе

Ф.С. Батков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International