Кыргый хайваннар республика автотрассаларына ешрак чыга. Аларның юлларга килеп чыгуының төп факторы – яңа автомобиль трассалары төзү, автомобильләр саны арту, шулай ук хайваннарның яшәү ландшафты үзгәрү, урманнарны кисү һ. б. Урманнан чыккач, алар куркынычсызлык турында уйламыйча, юлга атылып керәләр. Шул сәбәпле, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизлек режимын сакларга, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, шулай ук кыргый җәнлекләр килеп чыгу ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирүче билгеләрне игътибардан читтә калдырмаска чакыра.
Бәрелешләр гадәттә иртә таңнан яки кичен була, чөнки эңгер-меңгердә һәм караңгыда хайванны үз вакытында күрү бик авыр. Ә еш кына машина тәгәрмәчләре астына пошилар һәм кыр кәҗәләре эләгә. Чираттагы юл-транспорт һәлакәте исә «Чистай-Нурлат» автоюлының 11 км ында була. Җиңел машина йөртүче пошины бәрдерә, вакыйга урыныннан качып китә. Хайван алган җәрәхәтләрдән үлә, автомобиль шактый зыян күргән.