Керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү дәүләт граждан хезмәткәренең бурычы булып тора.
Утырышта эксперт ролендә Татарстан Республикасы Рәисе идарәсенең ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча оештыру бүлегенең баш киңәшчесе Юрий Корнилов чыгыш ясады.
Утырыш йомгаклары буенча керемнәр, чыгымнар һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында тулы булмаган мәгълүмат биргән өчен комиссия тарафыннан дәүләт хезмәткәренә карата дисциплинар җаваплылык чарасын кулланырга тәкъдим ителде.