«А.И. Щеповских исемендәге Дала тыюлыгы» хезмәткәрләре Ивановск авыл җирлеге хакимияте хезмәткәрләре һәм нефть компаниясенең битараф булмаган яшь хезмәткәрләре белән берлектә районның төп истәлекле урыннарын – тыюлык территориясен һәм Дала Зәе елгасын тәртипкә китерә.
«Территорияләрне җыештыру – җирле флора һәм фауна өчен бик мөһим чара. Чөнки бу территорияләрдә Кызыл китапка кертелгән күп төрле хайваннар һәм үсемлекләрнең төп йорты булган урманнар һәм күлләр очрый», – ди тыюлык башлыгы Фәрит Динмөхәммәтов.
Акция барышында территорияләрдән ауган агачлар, чүп үләннәре җыеп алынды һәм 12 капчыктан артык чүп-чар җыелган. Аның зур өлешен пластик, буш шешәләр, азык-төлек төргәкләре һәм азык калдыклары тәшкил итә.
Яшь буын сүзләренә караганда, көн бушка гына узмаган. Алар, чүп-чар җыештырып, табигатьнең чистаруына үз өлешләрен керткәннәр. Ә аның чисталыгын саклап калу өчен, чүпләмәскә һәм табигатьтә ял итү кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Мондый экологик акцияләр популярлаша бара. Теләге булган һәркем акциягә кушыла һәм уникаль урыннарны саклап калуга үз өлешен кертә ала.