Алабуга районында «Кыргый хайван» билгесе гамәлдә булган зонада кыр кәҗәсен бәрдергәннәр

2024 елның 19 июле, җомга

М7 трассасында Алабуга районында «Кыргый хайван» билгесе гамәлдә булган зонада юл-транспорт һәлакәте булган. Кыр кәҗәсе алган җәрәхәтләрдән үлә.

Исегезгә төшерәбез: кыргый хайваннар машина юлына кинәт килеп чыгарга мөмкин. Хайваннар килеп чыгарга мөмкин булган участоклар «Кыргый хайван» махсус юл билгесе белән күрсәтелгән. Машина йөртүче, билгене күреп, тизлеген киметергә, автотрассага йөгереп чыккан хайванны урап узарга яки уздырып җибәрергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International