Чистай районында махсус сакланылучы табигать территорияләрендә табигатьне саклау законнарын бозулар ачыкланды

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Республикада табигатьне саклау режимын бозу ихтималын булдырмауга юнәлдерелгән чаралар дәвам итә, алар режим бозучыларны ачыкларга гына түгел, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына зыян китерүне булдырмаска да ярдәм итә.

Чираттагы чара Чистай районының «Чиста болыннар» тыюлыгы һәм Прость елгасы территорияләрендә узды. Рейд барышында РФ Административ хокук бозулар Кодексының «Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу» 8.39 статьясы буенча механик транспорт һәм һәм йөзү чаралары белән йөргән һәм туктаган өчен 3 административ беркетмә төзелде. Ял итүчеләр белән мәгълүмати әңгәмә үткәрелде, анда аларга тыюлык территориясендә булу кагыйдәләре һәм чикләүләр аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International