Татарстан Республикасында махсус хәрби операциягә баручы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 млн сумга кадәр арттырылды. Аны алу өчен, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән шартнамә төзергә кирәк. Нәтиҗәдәге сумма республикадан – 1,005 млн сум, РФ Оборона министрлыгыннан – 195 мең сум, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 300 мең сумга кадәр түләүләрдән тора.
Югары түләүләрне махсус хәрби операция сугышчылары сафын тулыландырырга теләк белдергән татарстанлылар гына алмаячак. Аларга, үзләренең факттагы яшәү урыннарына карамастан, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары исәп тота ала. Кандидатларга Татарстанга килергә һәм хезмәт итү урынына кадәр барырга булышачаклар.
Башка илләр гражданнарына һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм РФ гражданлыгын алырга ярдәм итәчәкләр. Кандидатларга Татарстанга килергә, хезмәт итү урынына кадәр барырга ярдәм итәчәкләр. Хезмәткә рәсмиләштерү үзе берничә сәгатьтән алып күп дигәндә ике көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Контрактны имзалаучылар Татарстанда сугышчан әзерлек узачак.