Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәгенең Зөя аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре үз кул астындагылар турында җәйдән үк кайгырта башлыйлар.
Хәзер тояклылар үзләренә азыкны мөстәкыйль рәвештә табалар, ә менә кыш көне аларга азык табу кыенлаша. Алар барыннан да бигрәк коры печән яраталар. Аларга сенаж һәм силос та ошый. Азыкны гадәттә тәүлегенә 2 тапкыр бирәләр. Суны табигый сулыктан эчерү тәэмин ителә. Төп рационнан тыш, маралларга сәламәтлекләрен саклау өчен кирәкле өстәмәләр, минераллар һәм витаминнар да бирелә.