«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре 6 нчы гомуми белем мәктәбенең «Стрижи» ЭКОотряды активистлары һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең район бүлекчәсе вәкилләре белән берлектә «Россия суы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Уртак көч белән алар Кама елгасының ике километр яр буен җыештырдылар.
«Без шәһәр халкының яраткан ял итү урыны булган территорияне чистарттык. Шешәләр, пакетлар һәм башка бик күп нәрсәләрне җыйдык. Без акциядә катнашучыларның һәрберсенә чыннан да зур игелекле эше –капчык, перчаткалар алып, үз артыннан түгел, ә кеше яшәешенең элементар кагыйдәләрен үтәмәгән кешеләр артыннан җыйганнары өчен рәхмәтле», – ди тыюлык белгече Регина Биктаһирова.
Барлык җыелган чүп-чар махсус полигонга чыгарылды. Әйдәгез, үзебезнең уникаль су объектларын саклыйк, бергәләп без үз планетабызны яхшырак итә алабыз.