Бүген Лаеш районында М12 тиз йөрешле федераль автомобиль юлында һәм Питрәч районының Пановка авылы янындагы трассада кыргый хайваннар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булган. Пошилар алган җәрәхәтләрдән үлгән, машиналар җитди зыян күргән.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Кыргый хайваннар» билгесе гамәлдә булган зонада, шулай ук кыргый хайваннарның күчеш юллары узарга мөмкин булган урман массивын кисеп узучы автомобиль юлларында тизлек режимын саклауны һәм аеруча игътибарлы булуны сорый.