Алабуга һәм Чистай районнарында поши һәм кыр кәҗәсен бәрдергәннәр

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Җәй – хайваннарның актив күченү чоры. Алар актив хәрәкәт итәләр, сакланмыйча, юлга чыгалар. Ял көннәрендә, мәсәлән, республика юлларында поши һәм кыр кәҗәсе катнашында Алабуга һәм Чистай районнарында ике һәлакәт булган. Хайваннар алган җәрәхәтләрдән үлгән, автомобильләр җитди зыян күргән.

Хөрмәтле автомобиль сөючеләр, торак пунктлардан читтәге юлларда кыргый хайваннарның йөрүе турында кисәтә торган юл билгеләренә игътибар итегез, шулай ук тизлек режимын саклагыз. Тояклы кыргый хайваннар бигрәк тә актив булган тәүлекнең иртәнге һәм кичке вакытында аеруча сак булыгыз. Шуны истә тотарга кирәк: кыргый хайваннар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре әйләнә-тирә мохиткә генә түгел, бәлки сезнең сәламәтлеккә һәм мөлкәтегезгә дә зыян китерергә мөмкин. Үзегез турында да кайгыртыгыз – юлларда игътибарлы булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International