ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2024 елгы җирәбә үткәрү турында хәбәр итә

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

30 июльдә 14:00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында (Казан шәһәре, Октябрь ур., 8 йорт) 2024 – 2025 елгы ау сезонына гомуми файдаланудагы аучылык биләмәләрендә аучылык ресурсларын аулау хокукына рөхсәтләрне бүлү булачак.

Жирәбә салу Дәүләт комитетының мәгълүмат системасында очраклы саннарны генерацияләү сервисы белән системаара хезмәттәшлектә үткәреләчәк. Чара онлайн форматта ВКонтактеда ведомствоның рәсми битендә реаль вакыт режимында трансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International