Татарстанлыны бер ел да 2 айга аучылык хокукыннан мәхрүм иттеләр

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Гражданин аучылык хуҗалыгында ау хокукына кирәкле документларсыз булган һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәренә корал һәм ауга рөхсәтен күрсәтүдән баш тарткан.

Казан шәһәренең Яңа Савин районы суды карары белән татарстанлыны 1 ел да 2 айга аучылык хокукыннан мәхрүм иттеләр. Карар законлы көченә керде.

Хөрмәтле аучылар, сездән ау кагыйдәләрен үтәвегезне сорыйбыз. Аларны бозу административ һәм җинаять җаваплылыгына китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International