Беренче йомшаккайлар: «Зөя» аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре яшь куян балаларын күрсәттеләр

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Яшел Үзән районында Зөя аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре куян балалары өчен кечкенә яслеләр оештырган. Быел җәй көне биредә 20 куян баласы дөньяга килгән. Хәзер йомшак йонлачлар инде үсеп килә. Озынколаклар әлегә зур түгел. Гадәттә алар ике айдан артыграк үсә, авырлыклары ике-өч килограммга кадәр җитә.

4 айга җиткәч, алар үзләренең аерым «фатирларында» яши башлаячак. Әмма хәзер үк инде актив, кызыксынучан һәм шаян йомшаккайлар фермадагы башка җан ияләре белән яхшы аралашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International