ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2024 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу турында искәртә.
Җиңүчеләргә Дәүләт комитетына жирәбә салу нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылганнан соң 10 эш көне эчендә аучылык ресурсларын тотуга рөхсәт алуга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк (14 августка кадәр, әлеге датаны да кертеп). Әгәр җиңүче рөхсәт алмаса, ул мондый рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм ителә. Мондый хокук резервка эләккән кешеләргә чират тәртибендә бирелә.
Җиңүчеләр исемлеге һәм резервка кергән кешеләр белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Рөхсәтләр алу өчен түбәндәге документлар кирәк:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- аучылык билеты (төп нөсхә);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (төп нөсхә);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым җыемын түләү турында квитанция (төп нөсхә).
Рөхсәт, түбәндәге документлар булганда, мөрәҗәгать итүче вәкиле тарафыннан алынырга мөмкин:
- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (сериясе, номеры, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләрне күрсәтү);
- рөхсәт алу өчен гариза;
- ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);
- ышаныч язуы бирүченең шәхесен таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);
- ышаныч язуы бирүченең аучылык билеты (төп нөсхә яки күчермәсе);
- жирәбәдә җиңгән зат тарафыннан түләнгән рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (төп нөсхә);
- - жирәбәдә җиңгән зат тарафыннан түләнгән хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (төп нөсхә).
Җыем ставкалары:
- олы поши – 1500 сум;
- бер яшькә кадәрге поши – 750 сум;
- олы кыр кәҗәсе – 450 сум;
- бер яшькә кадәрге кыр кәҗәсе – 225 сум;
- бурсык – 60 сум;
Түләү турында гариза һәм квитанцияләрне сылтама буенча алырга мөмкин.
Сораулар туганда, (843) 598-41-49 телефонына шалтыратып, Хайваннар дөньясы мониторингы бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.