Чистай районында дәүләт тыюлыклары администрацияләренең тәҗрибә уртаклашу буенча семинары узды.
Чара барышында тыюлык дирекцияләре хезмәткәрләре махсус сакланучы табигать территорияләренең экологик агарту эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, шулай ук тыюлыкларның 1 нче яртыеллык эшенә йомгак ясадылар.
«Мондый конференцияләрдә катнашу тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри элемтәләрне үстерү планында гына түгел, ә үзара яңа идеяләргә һәм проектларга илһамландыруда да зур әһәмияткә ия», – дип билгеләп үттеләр очрашу ахырында катнашучылар.