Елдан-ел җәйге ял сезонында сулыкларның күп кенә яр буе зоналары пычрана. Ә бит сулык территориясендәге чүп-чар аның бөтен экосистемасына йогынты ясый. Күптән түгел Апас районының «Плотина» сулыгының матур яры да танымаслык иде. Территориядә пластик шешәләр, полиэтилен пакет кисәкләре, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм тәмәке каплары ята иде. Район халкы битараф кала алмады һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы белән бергә тәртип урнаштырды, якындагы территорияне уңайлырак итте.
«Туган як табигатен тәртипкә салу өчен үз өлешен кертергә теләгән, янып йөрүче кешеләрне күрү шатлыклы. Чөнки чиста урында сулыш алу да күпкә җиңелрәк», – ди Рифат Гәрәев.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты татарстанлыларга яраткан елга ярын чүп-чардан чистарту һәркем өчен табигатькә карата кайгыртучанлык күрсәтүнең гади, нәтиҗәле һәм кулай ысул булуын искәртә.