«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре, Чистай районы мәгариф идарәсе белән берлектә, «География буенча дәрес булмаган чара» проекты кысаларында, география укытучылары һәм шәһәр мәктәпләре укучылары өчен «Татарстанның география үзәге буйлап дәрес булмаган экскурсия» оештырдылар.
Чара барышында алар Рус Сарсазы авылындагы эшләми торган Покровский чиркәвендә булдылар, шулай ук җир төзелеше белгечләре эшендә кулланыла торган приборлар һәм Татарстан Республикасының географик үзәге белән таныштылар.
«Без калкулыктан тыюлыкның бөтен территориясе күренә торган иң матур урыннарның берсендә булдык һәм эко-батлда катнаштык. Безгә нивелир ярдәмендә соры торналарны якыннан күрү бәхете дә тиде», – диләр катнашучылар.
Ахырда һәркем катнашучы дипломына лаек булды.
Белешмә:
Россиядә Рус география җәмгыяте тарафыннан оештырылган «География буенча дәрес булмаган чара» белем бирү проекты старт алды. Ул бөтен илдә географик белемнәрне популярлаштыру, Россия географиясе белән кызыксынуны арттыру максатында 2-15 сентябрьдә үткәрелә. Гадәти дәрестән аермалы буларак, акция танып белү процессын уенга һәм география һәм катнаш фәннәр дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә әверелдерә.