ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе 7 чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков 7 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты.

«Дәүләт Советы депутатларын сайлау –безнең барыбыз өчен дә бик мөһим чара. Бүген без якындагы 5 елга киләчәгебезне билгелибез», – диде ул.

Аннары Федор Батков Чистай районында урнашкан сайлау участогы эше белән танышты. Халык гадәттәгечә гражданлык позициясен актив белдерә. Кешеләр тавыш бирергә ялгызы да, гаиләләре белән дә килә, чиратлар юк.

Искәртәбез: бүген Татарстанда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар уза. Иртәнге 7дән республика территориясендә өч меңгә якын сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International