Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән берлектә республика районнарында фәнни-тикшеренү эшләре алып баруны дәвам итәләр. Чираттагы экспедиция Баулы районында узды.
«Бу Татарстан чигендә урнашкан уникаль урын. Әгәр Оренбургка таба көньяккарак нибары берничә километр барсаң, дала зонасы башлана. Бөҗәкләрнең сирәк төрләре турында сөйләсәк, элегрәк биредә Кызыл китапка кертелгән челтәрканатлылардан аскалафлар, бессараб бызылдавыгы табылган. Моннан тыш, биредә үк 2006 елда беренче тапкыр Евразиянең иң зур чикерткәсен – Татарстан һәм Россиянең Кызыл китабына гына түгел, ә Халыкара табигатьне саклау берлегенә дә кертелгән дала дыбкасын тапканнар. Ул шулай ук Бөгелмә һәм Лениногорск районнарында да бар», – ди Казан (Идел буе) федераль университеты энтомологы Николай Шулаев.
Галимнәр тарафыннан алынган мәгълүматлар нигезендә 2025 елда Татарстанның Кызыл китабының яңа басмасына кертү өчен тәкъдим ителәчәк сирәк очрый торган флора һәм фауна төрләренең беренчел исемлекләре төзеләчәк. Моннан тыш, тикшеренүләр Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрнең, хайваннарның, кошларның һәм гөмбәләрнең сирәк төрләре популяцияләренең яңа яшәү урыннарын ачыкларга ярдәм итәчәк.