Тояклы хайваннарда куышу чоры: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты урманнарда һәм юлларда уяу булырга киңәш итә

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Көз башы – тояклы хайваннарда туй уеннары (куыш) чоры. Активлыкның иң югары ноктасы сентябрьнең икенче яртысына туры килә. Бу вакытта хайваннар, бигрәк тә ата хайваннар, көндәшләренә карата да, кешеләргә карата да агрессиврак булалар. Мәсәлән, пошиның үкерүе – күкрәктән чыккан көчле ыңгырашуны, ә боланныкы «торба тавышын» хәтерләтә. Тавыш аша «хәбәрләр» бирүдән тыш, алар мөгезләре белән җирне актаралар, үлән йолкыйлар.

Шуңа бәйле рәвештә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты урманга килүчеләрне, шул исәптән гөмбә эзләүчеләрне дә аеруча уяу булырга чакыра. Тояклы хайваннарда куышу чоры белән бәйле төрле вакыйгалардан саклану өчен, урманда очраган пошига якын килмәскә кирәк. Әгәр дә тояклы хайван очраса, аңа тыныч кына урманга кереп китәргә яки юлны кичәргә мөмкинлек бирергә кирәк.

Автомобиль юлларында йөргәндә машина йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә, хайваннарның трассага чыгуы турында кисәтүче билгеләргә игътибарлы булырга һәм, сәяхәтләрне планлаштырганда, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, бик сак булырга кирәк. Статистика буенча, кыргый хайваннар белән бәрелешләрнең 80 % тан артыгы тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Трассада һәм юлдан читтә кыргый тояклы хайван белән очрашканда, мөмкин булганча, хайванны үткәрергә кирәк, чөнки аның үзен ничек тотачагы билгесез. Әгәр сез үзегез бәрдергән яки юлда яраланган яисә үлгән кыргый хайванны тапкансыз икән, кичекмәстән бу хакта 112 ашыгыч хезмәт телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International