Буа балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары «Парклар маршы – 2024» акциясенең балалар сәнгать бәйгесендә бүләкләнделәр

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

«Зөя буйлары» заказнигы хезмәткәрләре Буаның 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнарын бүләкләделәр. Алар«Парклар маршы – 2024» акциясе кысаларында «Тыюлык табигате дөньясы» сәнгать бәйгесендә җиңүчеләр булдылар.

«Безнең яшь рәссамнар берничә тапкыр бәйгедә җиңүчеләр булдылар. Бу юлы да алар сәнгать мәктәбебезне үз талантлары белән данладылар», – диләр укытучылар.

Балаларга җиңүче дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды.

«Дөресен генә әйткәндә, үз рәсемемнең җиңүен көтмәгән идем.  Мин гаҗәпләндем һәм бик шатмын. Киләсе елда да көчемне сынап карармын дип уйлыйм», – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Әминә Борһанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International