ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Сугышчыларга мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары бүләк ит» акциясе кысаларында 6 мылтык тапшырды

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Балтач районы аучылары белән берлектә «Za мирное небо» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Сугышчыларга мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары бүләк ит» МХО хәрбиләренә ярдәм итү акциясендә катнашуларын дәвам итәләр, 6 шома көпшәле мылтык тапшырдылар. Акцияне шулай ук Балтач районы Башлыгы урынбасары, үзәк хастаханәнең баш табибы да хуплады.

«Әлеге ярдәмне алар бик көтәләр, кискен ихтыяҗ күзәтелә. Бу төр корал дроннарны нәтиҗәле бәреп төшерергә ярдәм итә», - ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Балтач районындагы районара бүлеге башлыгы Руслан Мөхәммәтҗанов.

Исегезгә төшерәбез: яңадан рәсмиләштерү процедурасы өчен республика территориясендәге Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге район бүлекчәләренең теләсә кайсысына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казан халкы өчен – Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге, Лазарев ур., 16.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International