Татарстанның көнчыгышына китерелгән дала лачыннары яңа территорияләрне үзләштерә

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм «Холзан» ерткыч кошларны тернәкләндерү һәм мониторинглау үзәге хезмәткәрләре Азнакай районының «Чатыр-Тау» тыюлыгына дала лачыннарын чыгару урынына бардылар. Алар кошларның мөмкин булган яшәү урыннарын карадылар, вәзгыять бәяләнде һәм кошлар очып киткән дигән нәтиҗә ясалды.

Июнь ахырыннан алар «Чатыр-Тау» заказнигы хезмәткәрләре һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район белгече күзәтүе астында булалар, соңгылары исә кошларның сәламәтлекләрен күзәтеп, ашатып, очып китәргә ярдәм итәләр. Өч ай эчендә кошлар мөстәкыйль яшәргә өйрәнгәннәр һәм хәзер яңа территорияләрне үзләштерәләр.

Исегезгә төшерәбез: дала лачыннары Халыкара Кызыл китапка, Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International