Куяннарга һәм кыр кәҗәләренә булышалар: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре терлекләр өчен печән тараталар

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кышка көздән әзерләнә башлый. Алар җимлекләр ясау һәм кыргый хайваннар өчен азык әзерләү белән шөгыльләнәләр. Мәсәлән, Мөслим районында мондый «ашханәләргә» кыр кәҗәләре һәм куяннар еш килә.

«Өстәмә тукландыру – төп биотехник эшләрнең берсе. Ул хайваннарның физик халәтен яхшыртырга, аларның иммун системасын ныгытырга ярдәм итә. Моннан тыш, тукландыру үрчетү һәм биотөрлелекне саклау өчен уңай шартлар тудырырга мөмкин», – ди район бүлеге башлыгы Владимир Муринов.

Мәйданчыкларга азыкны атна саен китерәләр. Аларга 2000 кг печән салынган инде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International