Салкыннар якынлаша, шунлыктан кыргый хайваннарны өстәмә тукландыру кирәк. Беренче чиратта – тоз. Тоз ярдәмендә ул сәламәт һәм чыдам булачак, үзе һәм нәселе турында кайгырта алачак. Ә салкыннарны җиңелрәк кичерергә аларга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре генә түгел, мәктәп укучылары да ярдәмгә килә.
«Хәзерге вакытта поши тозлыгында торабыз, монда хайванның актив килүе сизелә. Кыш дәвамында тоз савытларын яңартачакбыз һәм тоз сарыф ителгән урыннарга өстәмә рәвештә тоз салачакбыз. Бүген без бирегә 50 килограмм тоз салдык», – ди Азнакай районы буенча районара бүлек җитәкчесе Рөстәм Сәлахов.
Чара барышында укучылар тәм-томнар тараттылар, аларны урманда яшәүчеләр калдрмыйча ашап бетерәләр. Дөрес, алар якын тирәдә беркем булмаганда гына утлыклар янына чыгалар.